Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбе укучыларының "Күңелле балачак" дип аталган иҗат отчет концерты

2025 елның 23 мае, җомга

Олы Арташ авылы клубында, 22нче май көнне, еллык эшчәнлекләренә йомгак ясап, Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбе укучыларының "Күңелле балачак" дип аталган иҗат отчет концерты булды.
Тамашачы һәр номерны яратып кабул итте, алкышларга күмде.
Ничек матур безнең укучыларыбыз. Күмәк биюләр, күз явын алырлык киемнәр, матур җырлар, шигырьләр...
Бер сүз белән әйткәндә, булдыралар!
Авыл халкын җыеп күңелле ял иттергәнегез өчен барлык оештыручыларга зур рәхмәт.
Балаларыбыз сау -сәламәт булсын, мәктәбебез гөрләп торсын, илләребез тыныч булсын

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International