22 май көнне Эзмә мәдәният йортында илебер китапханәсе белән берлектә «Оста куллар» өлкән буын катнашучылары өчен «Пионерия - үткәнгә сәяхәт» дип исемләнгән чара узды. Пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда оеша. Пионер сафларына өченче класста укучыларны кабул иттеләр иде. Тантана вакытында балалар тантаналы ант бирделәр, шуннан соң аларга кызыл галстуклар бәйлиләр һәм значоклар тагалар иде. Шулай ук пионерларның үз девизы бар иде: "Эшчеләр эше өчен көрәшкә әзер бул!» Һәрвакыт әзер!” - дип җавап бирергә кирәк иде. Бүген тагын бер тапкыр пионер булган елларны искә төшердек.