21 нче май көнне, Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбеннең 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары Иске Мичән авылындагы Хәйрия бакчасында ирга, кара миләш, кызыл миләш, шомырт, сирень, чия, өрәңге, имән агачлары һәм петуния, бархатцы, циния чәчәкләре утырттылар.