«Тукай сукмаклары буйлап сәяхәт»

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

22 майда Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Габдулла Тукайның туган ягына Арча районына «Тукай сукмаклары буйлап сәяхәт» дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Экскурсия бөек Тукай туган Кушлавыч авылы музееннан башланды. Соңрак ул Кырлай авылына күчеп китә. Яңа Кырлай авылында шулай ук Тукай музее йортында, Сәгъди абзый йортында, Әхмәтхан бай йортында булдылар. Экскурсия «Могҗизалар урманы» паркында тәмамланды, анда балалар үзләрен әкияттәге кебек хис иттеләр. Әлеге экскурсия кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәткә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International