“ОНИКС” мәгариф үзәге укучылары - «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт уеннарының региональ этабы чемпионнары

2025 елның 23 мае, җомга

2025 елның 24-26 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп укучыларының «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт уеннарының региональ этабы узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасыннан 11 шәһәр һәм 10 авыл командасы катнашты.

Ярышлар программасына спорт ярышлары, җиңел атлетика, теоретик конкурс һәм хәрәкәтчән уеннар (эстафеталар) керде. Саба районы данын “ОНИКС" мәгариф үзәге командасы яклады. Һәм шәһәр мәктәпләре арасында бик яхшы чыгыш ясап 1 урын яуладылар!

Хәзер егетләр һәм кызлар Татарстан Республикасы данын Бөтенроссия финалында яклаячак. Әлеге ярышлар 2025 елның сентябрендә Краснодар краеның «Орлёнок» Бөтенроссия балалар үзәгендә узачак.

Команданы һәм җитәкчеләре Шакиров Илһам Рәсим улын зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International