Фестивальдә катнашу — бу гади күңел ачу гына түгел, ә үзара ярдәмләшү, бер-береңә ярдәм итү һәм яшәешнең матурлыгын аңлау тора.
11 июльдә мәдәният йортына Әлмәт шәһәреннән кунаклар килде. «Тылсымлы кыңгырау " туристлык маршруты буенча. Алар өчен "кыңгырау"музеена экскурсия үткәрелде. Кунакларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар гаҗәпләндерде. Шулай ук алар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылган иде. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда алар рәхәтләнеп агач такталарны бизәделәр.
Елның иң тәмле һәм татлы көне - Бөтендөнья шоколад көне — татлы ашаучылар һәм гурманнар 11 июльдә билгеләп үтәләр.
Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре "Мин гаиләм белән бәхетле" дигән асфальт рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурста катнашу өчен кече яшьтәге балаларны чакырылды. Асфальтта рәсем ясау-күңелле шөгыль генә түгел, бу - чын иҗат һәм баланың әйләнә-тирә дөньяны танып белүе. Һәркем рәсем ясаганда үз йорты, гаиләсе, әти-әнисе турында уйлаячак. Төсле акбурлар балаларның кәефен чагылдырды. Вакыт тиз уза, конкурс тәмамланды, ә асфальтта яшь рәссамнарның рәсемнәре калды.
Сатыш мәдәният йорты Тенеки авыл клубы белән берлектә Сатыш авылы мәйданчыгында ике команда арасында «Футбол» уены үткәрде. Кырга «Сатыш» һәм «Тенеки» командалары чыкты. Командалар белән очрашуны Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. Шәфигуллин командаларга иң изге теләкләр белән ачып җибәрде. Командалар уенны 1:0 исәбе белән "Сатыш "командасы файдасына төгәлләделәр. Сатыш авыл җирлеге башлыгы җиңүчеләргә кубок тапшырды. Барлык катнашучылар да "Саба" ҖЧҖ иганәчесеннән акчалата призлар алды.
Социаль хезмәтләр алучылар өчен библиотерапия - өлкән яшьтәге кешегә реабилитацион йогынты ясый торган, үз мөмкинлекләренең үзаңын формалаштырырга ярдәм итә торган, иҗади потенциалын үстерә торган, дөньяга карашын киңәйтә торган һәм фикердәшләре белән элемтәләрне җайга сала торган программа ул.
16 июль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән берлектә саф һавада тәрбияче җитәкчелегендә библиотерапия үткәрелде.
Җәй матурлыгы чәчәкләр гүзәллегендә. Төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәклек тә тиешле тәрбия булганда гына күзләрне иркәләрлек матурлык бүләк итә ала. Финанс-бюджет палатасы территориясендәге чәчәклекне тәртиптә тоту, вакытында чүпләрен утап, суын сибеп торуны кызлар бик яратып башкаралар.
Соңгы елларда мондый йолалар, капка төбендә кичке утырулар онытыла башлады. Яшьләр өчен бу ят булса да, өлкәннәр яхшы хәтерли: элек кич җитү белән авыл халкы кич утырырга җыела иде. Анда соңгы яңалыклар, алда торган эшләр турында фикер алышканнар, аннары күңел ачулар башланган. Бу традицияләрне яңарту өчен, Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның иң матур йорты янында кич утыру оештырдылар. Катнашучылар борынгы җырлар җырладылар, күңелле халык уеннары уйнадылар һәм конкурсларда катнаштылар. Үзләренең моңарчы күрелмәгән яңа талантларын ачтылар. Бу җылы очрашу һәркемгә ошады.
ИППП (җенси юл белән йога торган инфекция) — оят өчен сәбәп түгел, ә үзе һәм үз сәламәтлегең турында кайгырту кирәклеге турында сигнал.
Объектта бизәү эшләре, брекчиядән идәннәр ясау, электромонтаж эшләре һәм инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара. Тәрәзә һәм ишекләрне, шулай ук керүне төзү эшләре башланды. Үтәү проценты-68. "РемонтСтройСервис"ҖЧҖ подряд оешмасы.