ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау дәвам итә. Бүгенге көндә төтен юлларын һәм вентканалларны ремонтлау эшләре бара. "Мелиорация-Сервис"ҖЧҖ подряд оешмасы.

Тэги: ОКС

Барлык теләүчеләрне 9 августта "Саба-Арена" СМ көтәбез

Ярышларда катнашуга 2 кешедән торган командалар катнаша: әтисе һәм улы (бала яше: 7-12 яшь), Саба муниципаль районында теркәлгән.

Программада: турник, баскетбол, озын скакалка, эстафета таягы белән йөгерү, кыршау тоткан эстафета, тупны җыю, футбол, озынлыкка сикерү, дартс, шешәләр ыргыту, квиз

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында  бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге ОКС

12 июльдә Россиядә фотограф көне билгеләп үтелә. Юлбат авыл китапханәсе мөдире 11 июль көнне «Тәрәзәдән күренеш» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

12 июль көнне Тенеки авылында беренче тапкыр балалар арасында Коръән уку буенча конкурс үткәрелде. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

12 июльдә Тенеки авылы клубы хезмәткәрләре,  Йосыф Алан авыл клубы һәм Юлбат авыл китапханәсе мөдирләре белән берлектә Тенекидә «Яшә, минем авылым, чәчәк ат» дип исемләнгән авыл көне үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Халыкара шоколад көне - ел саен 11 июль көнне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Юлбат авыл китапханәсе “Шоколад көне” дип исемләнгән уенлы программа үткәрде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Җирле үзидарә көненә багышланган чара тәбрикләү тантанасы белән башланып китте. Бүләкләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов тапшырды. Эзмә авыл җирлеге 2024 елда Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү (индикаторлар) йомгаклары буенча II урынны алды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә әйләнә-тирә мохитне чистарту максатында чүп үләннәрен чабу  даими алып барыла.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

16 нчы июльдә балалар Олы Арташ авыл клубында  сәламәт яшәү рәвешенә багышланган плакат  ясарга булдылар. Плакатка нинди исем бирергә? Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - беркайчан да авырмау дигән сүз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен белү дигән сүз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү дигән сүз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - спорт белән шөгыльләнү дигән сүз. Плакатны "Планета сәламәтлеге безнең кулда" дип атарга карар кылдылар. 

Тэги: Арташ авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International