Җирле үзидарә көненә багышланган чара тәбрикләү тантанасы белән башланып китте. Бүләкләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов тапшырды. Эзмә авыл җирлеге 2024 елда Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү (индикаторлар) йомгаклары буенча II урынны алды.