12 июльдә Тенеки авылы клубы хезмәткәрләре, Йосыф Алан авыл клубы һәм Юлбат авыл китапханәсе мөдирләре белән берлектә Тенекидә «Яшә, минем авылым, чәчәк ат» дип исемләнгән авыл көне үткәрделәр. Бәйрәм бик күп кунакларны җыйды, ә үзешчәннәр чыгышы аны кызыклы итте. Концерт, күңел ачу уеннары һәм конкурслар белән алышынды. Бәйрәмне оештыручылар кунакларны һәм тамашачыларны самавырдан чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар.