12 июльдә Россиядә фотограф көне билгеләп үтелә. Юлбат авыл китапханәсе мөдире 11 июль көнне «Тәрәзәдән күренеш» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Хәзерге вакытта кирәкле мизгелнең фотосурәтләрен ясау бер дә кыен түгел. Элеккеге заманда фотога төшерү процессы берничә сәгатькә сузыла торган булган. Балалар чиратлашып табигатьне фотога төшерделәр. Аларга беренче сурәтнең барлыкка килү тарихы, фотография һәм фото сәнгате үсешенә өлеш керткән кешеләр, фотоаппаратларның вакытлар дәвамында ничек үзгәрүе турында мәгълүмат бирелде.