Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары каникулларын файдалы үткәрәләр.
«Табигатьтә кунакта» экологик мәгълүмат сәгате Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Музей хезмәткәрләре балаларга туган якның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында, кешеләрнең элек-электән табигать бүләкләренә сак караулары турында сөйләделәр. Әлеге чараның максаты булып туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.
Инфекция йоктырган очракта яшүсмер үзендә ИППП шикләнә һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә алсын өчен, ата-аналар аңа иң характерлы симптомнар турында мәгълүмат бирергә тиеш.:
Кече Кибәче авылында К.Маркс урамында 7 иске агач электр баганасы бетон баганаларга алмаштырылды. Эшне Саба РЭС электриклары башкарды.
ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасы кышка малларга азык әзерләү белән шөгыльләнә. Барлыгы 200 га җирдән катнаш азык әзерләргә планлаштырыла. Барлык эшчеләр дә яхшы һава торышыннан файдаланып, кышка җитәрлек азык әзерләп калырга тырыша. Аларга уңышлар телибез!
"Оста-Саба" район лагере үз эшен башлады
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
17 июльдә Оет авылы клубы мөдире «Татар халык уеннары»дигән уен программасы үткәрде. Чара башында балалар белән татар халык уеннары, аларның тарихы һәм татар халкы мәдәниятендәге әһәмияте турында сөйләштеләр. Аннары балалар рәхәтләнеп уеннар уйнадылар. Бу уеннар балаларның күңелен ачып кына калмыйча, аларга татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән яхшырак танышырга да ярдәм итте. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, барлык катнашучыларда күңелле тәэсирләр һәм яхшы кәеф калдырды.
Табигать – безнең Ватаныбыз. Балыклар сусыз, хайваннар урмансыз, ә урманнар агачсыз яши алмаган кебек, кеше дә Табигатьсез яши алмый.