Табигатькә сәяхәт

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Табигать – безнең Ватаныбыз. Балыклар сусыз, хайваннар урмансыз, ә урманнар агачсыз яши алмаган кебек, кеше дә Табигатьсез яши алмый. Кеше кайда гына яшәсә дә, аны һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар һәм бөҗәкләр әйләндереп ала. Нәкъ менә шуңа күрә кеше-табигатьнең аерылгысыз өлеше. Кеше тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Һәр кеше үз төбәгенең табигате белән кечкенәдән танышырга тиеш. 17 июль көнне Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән табигатькә походка чыктылар. Табигать кочагында тарих дәресе үткәрелде, ул аларны борынгы Калатау тарихы белән таныштырды. Аннары балалар бергәләп төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Чара самовардан хуш исле, шифалы үлән чәе эчү белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International