"Яхшы күршелек"

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

16 июль көнне Эзмә мәдәният йорты Саба мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Безнең ишегалды" программасы кысаларында үткәрелә торган "Яхшы күршелек" Республика фестивалендә катнашты. Фестиваль барышында төрле конкурслар, мастер-класслар һәм мәдәни программалар оештырылды. Катнашучылар үзләренең талантларын, иҗади эшләрен күрсәтә алдылар. Бу чара, кешеләр арасында дуслык, ярдәмчеллек һәм бердәмлекне ныгыту максатын күз уңында тотып оештырыла. Фестивальнең төп максаты — районнарда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен формалаштыру, иҗтимагый активлыкны арттыру һәм мәдәни, спорт чараларын бергәләп үткәрү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International