11 июльдә мәдәният йортына Әлмәт шәһәреннән кунаклар килде. «Тылсымлы кыңгырау " туристлык маршруты буенча. Алар өчен "кыңгырау"музеена экскурсия үткәрелде. Кунакларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар гаҗәпләндерде. Шулай ук алар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылган иде. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда алар рәхәтләнеп агач такталарны бизәделәр.