"Мин гаиләм белән бәхетле" дигән асфальтта рәсем конкурсы

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре "Мин гаиләм белән бәхетле" дигән асфальт рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурста катнашу өчен кече яшьтәге балаларны чакырылды.  Асфальтта рәсем ясау-күңелле шөгыль генә түгел, бу - чын иҗат һәм баланың әйләнә-тирә дөньяны танып белүе. Һәркем рәсем ясаганда үз йорты, гаиләсе, әти-әнисе турында уйлаячак. Төсле акбурлар балаларның кәефен чагылдырды. Вакыт тиз уза, конкурс тәмамланды, ә асфальтта яшь рәссамнарның рәсемнәре калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International