8 сентябрь көнне Килдебәк авылы мәдәният йортында Килдебәк авыл җирлегенең халык җыены булып узды
СВО гамәл зонасындагы солдатлар өчен гуманитар ярдәм бик зур әһәмияткә ия.
Элеккеге асфальт юлларны ремотлау буенча региональ программа нигезендә авылларыбыз юлларын төзекләндерү эшләре дәвам итә.
“ОНИКС» мәгариф үзәгеннән 11 укучысы сайлап алу этабыннан финалга чыгып, мәктәп данын лаеклы яклады! Һәм әлеге этапта барлык призлы урыннарны “ОНИКС” егетләре яулады!
Алкоголь һәм рак: яшерен элемтә, аның турында аз сөйлиләр Алкоголь, киң таралган психоактив матдә буларак, еш кына норма яки хәтта файда буларак кабул ителә, ләкин җитди куркынычлар, шул исәптән яман шеш тә китерә. 2023 елда алкогольдән 42 152 кеше үлгән, аларның күбесе эшкә яраклы яшьтәгеләр. Бу сан алкоголь белән бәйле авырулардан читләтеп үлүләрне исәпкә алмый.
9 сентябрьдә Саба муниципаль районының «Сабантуй» спорт- күңел ачу комплексында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган «Авылның яшь идарәчеләре» зона чарасы узды.
Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы оешма җитәкчеләрен бәяләп бетергесез хезмәтләре һәм җирлек территориясен төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләде.
10 нчы сентябрьдә социаль эш буенча белгеч җитәкчелегендә безнең интернатның Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән фотоальбомын рәсмиләштерү эшен дәвам иттеләр. Скрапбукинг безнең эби-бабайлар өчен бик күп уңай кызыксыну тудыра. Фото архивын караганда интернат тарихы турында кызу фикер алышалар һәм бизәү буенча үз идеяләрен тәкъдим итәләр.
2025 елның 9 сентябрендә, Бөтендөнья матурлык көне уңаеннан, "Балалар иҗат үзәге" өстәмә белем бирү учреждениесе эчке матурлыкның һәм гармониянең мөһимлеген ассызыклау максатында "Җылылык бүләк итәм" акциясе уздырды.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М.С. «Экстремизмга - ЮК» ункөнлеге кысаларында бер - береңә карата толерантлылык тәрбияләү, кешеләр белән дус- тату мөнәсәбәттә яшәүне формалаштыру максатыннан “Терроризм- җәмгыятькә карата начарлык” темасына әңгәмә үткәрде һәм видеотасмалар карап үттеләр.