9 сентябрьдә Саба муниципаль районының «Сабантуй» спорт- күңел ачу комплексында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган «Авылның яшь идарәчеләре» зона чарасы узды.
Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе һәм "Беренчеләр хәрәкәте" төбәк бүлеге җитәкчесе Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы районыбыз яшьләре белән очрашты.
"Без нинди җәмгыять төзербез, шундыйны алырбыз да. Беренче чиратта үзеңне яшь буынга үрнәк итеп тотарга кирәк", - диде Миңнеханов Рәис Нургалиевич.
Чарада Саба, Питрәч, Түбән Кама, Зеленодольск, Кукмара, Арча, Балтач, Әтнә, Теләче, Биектау районнарыннан 140тан артык кеше катнашты.
Чарада катнашучыларга ТР Аграр яшьләр берләшмәсе логотибы төшерелгән стильле портфельләр тапшырылды.
Чара яшьләр белән ачык әңгәмәгә корылган иде. Һәр катнашучы хакимиятнең әйдәп баручы вәкилләренә, кызыксындырган соравын бирә алды. Очрашу шулай ук проектлар тормышка ашыру, нәтиҗәле команда формалаштыруга кагылышлы файдалы тәкъдимнәрне ишетү өчен дә уникаль мөмкинлек булды.