Килдебәк авыл җирлеге җыены

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

8 сентябрь көнне Килдебәк авылы мәдәният йортында Килдебәк авыл җирлегенең халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин авыл җирлеге Башкарма комитетының соңгы биш елдагы эшчәнлеге һәм авыл җирлегендә башкарылган эшләр турында кыскача хисап тотты. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүчеләрне район буенча башкарылган эшләр белән таныштырды һәм районны үстерү планнары белән уртаклашты. Җыен тәмамланганда Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүчеләрне 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауда катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International