«ОНИКС» егетләре – "ЗамаКод Саба 2025" олимпиадасында иң яхшылары!

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

9 сентябрь көнне "Перспектив Цифрлы Технологияләрне Үстерү Милли Үзәге" тарафыннан оештырылган "ЗамаКод Саба" район олимпиадасы узды. “ОНИКС» мәгариф үзәгеннән 11 укучысы сайлап алу этабыннан финалга чыгып, мәктәп данын лаеклы яклады! Һәм әлеге этапта барлык призлы урыннарны “ОНИКС” егетләре яулады!

3 урын: Гарафиев Илгиз

2 урын: Гыйльметдинов Бәхтияр

1 урын: Садиков Руслан

"ЗамаКод Саба 2025" олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз! Егетләр, сез – безнең горурлыгыбыз! Алга таба да яңа үрләр яулавыгызны һәм иң кыю идеяләрне тормышка ашыруыгызны телибез!

Остазлары Гаптерахимов Рәсим Тәсним улына хезмәте һәм укучыларны илһамландырып зур үрләр яуларга ярдәм итүе өчен рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International