Эзмә урта мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы батырлык дәресе узды. Бу бәйрәм-календарьда Ватаныбызны саклаган һәм саклаган кешеләрнең кыюлыгына һәм фидакарьлегенә хөрмәт күрсәтү көне.
5 декабрь көнне Байлар Сабасында Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Хәмидуллин Наил Хөснулла улы истәлегенә үткәрелгән көрәш ярышында Югары Симет авыл җирлеге яшь көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясадылар.
70 кг, Әхмәдуллин Инсаф 3 урын,
75 кг югары, Ибрагимов Илшат 2 урын,
75 кг, Ахмадуллин Булат 1 урын.
Көрәшче егетләргә, аларның тренеры Закиров Дилюскә алдагы ярышларда да уңышлар телибез. Афәрин, егетләр!
Түбән Утар авыл клубында Югары Симет авыл җирлеге үзешчәннәренең «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабы»на төренеп» исемендәге район фестивале кысаларында әзерләнгән «Хәтер альбомы. Солдат хаты» программасы нигезендә концерты булды.
2025 елның декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Ф.А. Сөнгатуллин ИП кибетендә сатучылар өчен семинар үткәрделәр, анда алкоголь продукциясен һәм азык-төлек товарларын ваклап сату буенча эшчәнлек алып барыла. Чараның төп юнәлеше сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерүдән гыйбарәт.
Бүген Саба үзәк китапханәсендә "Сезгә бүген 15" дип исемләнгән чара булып узды. Әлеге чара "Өлкәннәр" клубы оешуга 15 ел булу уңаеннан үткәрелде. Чара китапханәчеләр һәм өлкәннәрнең күмәк чыгышыннан башланып китте. Аннан сүз котлар өчен район мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллинга бирелде. Ул үзенең чыгышында "Өлкәннәр" клуб берләшмәсенең мәдәният тормышындагы әһәмиятен билгеләде, район башлыгының Рәхмәт сүзен һәм истәлекле бүләк тапшырды. Өлкәннәребезне әлеге истәлекле дата белән "Саба таңнары" газетасы редакторы Рөстәм Исмагилов һәм "Саба дулкыннары" теле-радио компаниясе директоры Әлфия Мөбәрәкова да котлады. Бәйрәм чарасы Мичәнбаш авыл клубы мөдире Альбина Гаврилованың матур җырлары белән үрелеп барды. "Өлкәннәр" клубына нигез салучы Габид абый истәлекләрне барлады, клуб оешу тарихы белән уртаклашты. Башка өлкәннәребез дә үзләренең хис-кичерешләрен җиткерде. Ветераннар советы җитәкчесе Альфред Назиповичның котлау сүзләре һәм музыкаль бүләге бәйрәмгә ямь өстәде. Бәйрәм ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова рәхмәт сүзләре аша үзенең җылы теләкләрен юллады.
Яшьлек яшьләр үзәге базасында урнашкан “Игелекле Саба” игелек үзәге, бүген районыбыздагы яшь волонтерларны бәйрәм белән котлады.
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Бу бәйрәм датасы түгел, ә безнең янәшәдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшәвен искә төшерү. Безнең бурыч-аларга сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итү. Бүген Яңа Мичән мәдәният йортында тасма һәм сәйләннәрдән беләзек ясау буенча мастер - класс узды.
1-10 декабрендә Россиядә гадәттәгечә Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган инвалидлар декадасы үткәрелә. Инвалидлар декадасы кысаларында 5 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Күңелле стартлар" булып узды.
2025 елның 2 декабреннән 5 декабренә кадәр Уфа шәһәрендә бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды, анда Россиянең 13 төбәгеннән 245 спортчы катнашты. Ярышлар рангы "Өч йолдыз" . Саба районыннан "Саба-Арена" спортчылары уңышлы чыгыш ясады һәм 6 медаль яулады.
1 урын - Сафина Элина - Ким Алёна (Самара)
1 урын - Галимуллин Рәсүл - Шевелев Иван (Алесеевск)
2 нче урын - Сафина Элина
3 нче урын - Зәйнеев Айназ - Мәрданшин Раил (Әлмәт)
3 урын - Сафина Элина - Бурганов Данияр.
Ярышларда катнашучыларның барысы да медальләр белән кайтты.
Балаларыбызны, аларның ата-аналарын, тренер Г.Х. Зарипованы лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт казанышлары телибез.
Шулай ук спортчыларның Бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге өчен тренер һәм ата-аналар исеменнән Саба районы җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез.
Курсабаш мәдәният йортында татар эстрадасының популяр җырчысы, «Болгар радиосы» премиясе лауреаты Гөлүс Хәбибрахмановның «Әниләр көне»нә багышланган концерты булды.Һәрберебез өчен әни-тормышта иң мөһим кеше. Иң якын, иң кадерле, бердәнбер кешене атап йөртүче бу тылсымлы сүз никадәр җылылык яшерә. Залда гадәттән тыш күңелле, бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрә иде. Җанлы тавыш бер тамашачыны да битараф калдырмады: башкарылган һәр композиция көчле алкышлар белән үрелеп барды.Әлеге чараның иганәчесе - «Курсабаш»ҖЧҖ.