Югары Симет укучылары һәм укытучылары дәрестән соң мәктәп яны тәҗрибә бакчасында кишер һәм чөгендер уңышын җыеп алу өмәсендә катнаштылар.
поселения.
Мичән авыл җирлеге 2478 нче сайлау участогында сайлаулар уңышлы узды. Иң актив гаиләләр призлар уйнатуда катнашты. Мәдәният йорты каршында сайлаучыларны концерт номерлары белән каршы алдылар. Көн буена татарча җырлар яңгырап торды. Мичән төп мәктәбе 8 сыйныф укучылары Яруллина Язгөл, Аскаров Илзәр волонтер булып эшләделәр.
14 сентябрь көнне Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Рәисе( башлыгы) һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулары узды. Шекше авыл җирлеге гражданнары сайлауларда актив катнашты. Иң беренче килеп сайлаучы һәм сайлауларда беренче тапкыр катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сайлаучылар өчен мастер-класслар һәм чәй эчү оештырылган иде. Волонтерлар браслет өләштеләр.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Уку елы башында беренче ата — аналар җыелышы-бөтен уку процессына тон бирә торган мөһим этап. Бу тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән танышу мөмкинлеге генә түгел, ә ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру, планнар турында фикер алышу һәм сорауларга җавап бирү мөмкинлеге дә.
"Зыянлы гадәтләрнең зарары" темасына профилактик әңгәмә тыңлаучыларда алкоголь һәм башка зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә, тормышка аеруча куркыныч китерүен аңлауга, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивация булдырырга тиеш. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда укучылар өчен үткәрелгән әңгәмәдә кешенең сәламәтлегенә, социаль тормышына һәм киләчәгенә зарарлы гадәтләрнең йогынтысы, шулай ук зарарлы гадәтләрне профилактикалау һәм бетерү ысуллары турында сүз барды.
Кече Кибәче авыл китапханәсендә “Туган көн белән,"Шәһри Казан!" мәгълүмати почмак оештырылды һәм күзәтү ясалды.Чараның төп максаты-китапханәнең мәгълүмати ресурсларын ачу, укучыларның игътибарын вакытлы матбугатка җәлеп итү. Укучыларга бу еллар эчендә басманың форматын нәрсә үзгәртүе, шулай ук беренче мөхәррирнең кем булуы турында белү кызык иде. Чара барышында газетаның рубрикалары белән таныштык. Газета эчтәлеге буенча бик кызыклы, теләсә кайсы укучы анда үзенә файдалы нәрсә табачак.
2025 елның 12 сентябрендә Шәмәрдән китапханәсе Шәмәрдән лицее укучылары өчен «Ваш помощник –телефон доверия» мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәчеләр балаларга ышаныч телефоны авыр ситуациядә ярдәм алырга мөмкинлек бирә, дип сөйләделәр. Чара балалар арасында ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.