Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 10-27 февралендә "Татарстан Республикасында халыкның финанс белеме" дигән социологик тикшеренү уздыру турында хәбәр итә.
Сораштыру Татарстан Республикасы гражданнарының финанс белеме дәрәҗәсен өйрәнү һәм финанс хезмәтләреннән файдалану дәрәҗәсен бәяләү максатларында үткәрелә.
Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сораштырулар»бүлекчәсендә анкеталы онлайн сораштыру уздыру юлы белән гамәлгә ашырыла.
Барыгызны да түбәндәге сылтама буенча сораштыру узуыгызны сорыйбыз: https://mert.tatarstan.ru/finansovaya-gramotnost-naseleniya-v-respublike.htm