Без-команда

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Саба гимназиясенең 6  нчы "А" сыйныфының ата-аналар комитеты һәм аларның сыйныф җитәкчесе Кәримова Миләүшә Фларит кызы "Бердәм сыйныф серләре"республика конкурсында катнаштылар. Бу  тырыш хезмәт, үзара аңлашу һәм чын команда эше нәтиҗәсе. Балалар һәм аларның әти-әниләре чын дуслыкның, ярдәмнең нәрсә икәнен һәм бер-берсе белән уртак тел таба белүнең мөһимлеген күрсәтә алдылар. Команда өч номинациядә: «Команда визиткасы», «Халыклар бердәмлеге елы» на багышланган иҗади номер күрсәтте һәм үзләре уйлап тапкан «Хезмәт кешесен данлыйбыз»уникаль проектын яклады. Проектны яклау өчен «Хезмәт кешесен данлыйбыз»проектын гамәлгә ашыруга кертелгән геройлар үзләре дә чакырылган иде. Алар-Әфган сугышы ветераннары, “Ана даны” медале белән бүләкләнгән әниләр, спортчылар, язучылар, агрономнар.

Бу кадәр тырышудан соң 6  нчы "а" сыйныф укучылары конкурсның республика этабына үтте! Бу без чиксез горурлык, зур казаныш! Алда –  Республика дәрәҗәсендә бәйгедә уңышлы чыгыш ясау.

Командабызга зур уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International