ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

9 сентябрь көнне, Балалар сәнгать мәктәбендә, укучылар өчен кызыклы һәм файдалы очрашу оештырылды. Республикабызның танылган артисты Хәбибуллин Ядекәр  Зәкәрия улы җитәкчелегендә, вокал һәм баян классларында укучылар өчен, сәхнә осталыгына өйрәтү буенча мастер-класс күрсәтелде. Ядекәр Зәкәрия улы укучыларны татар эстрада музыкасы тарихы, республикабызда музыка сәнгатенең үсеше һәм хәзерге көне белән дә таныштырды. Дәүлиева Г.Р. җитәкчелегендәге вокалистларыбызның чыгышы, кунакларыбыз тарафыннан югары бәяләнде, алкышларга күмелде. Бу очрашу, укучыларыбызның танып- белү, иҗади сәләтләрен үстерүдә, аларга әхлакый- патриотик тәрбия бирүдә максатчан эш булып тора, киләчәктә һөнәр сайлауда кызыксыну уята.

Тэги: Мәдәният бүлеге

8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Саба балалар сәнгать  мәктәбе укучылары  белән экстремизм һәм террорга каршы профилактик чара-флешмоб оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26
август, 2020 ел
чәршәмбе

"Җырлы балачак".

Тэги: Мәдәният бүлеге

21
август, 2020 ел
җомга

"Созвездие-Йолдызлык “фестиваль хәрәкәте театрын ачу уңаеннан видеокотлаулар төшерелде”

Тэги: Мәдәният бүлеге

7
август, 2020 ел
җомга
6 август көнне район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә
«Ямьле Саба» яр буенда «В поисках сокровищ» дип исемләнгән квест-уен
үткәрде. Мавыктыргыч чарада Саба гимназиясенең 4 Д сыйныф укучылары
(сыйныф җитәкчеләре Заһидуллина Э.Р.) катнашты. Барлык катнашучылар да
күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Тэги: Мәдәният бүлеге

6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Җәй – ул елның бик матур, эссе чоры, ул –  елга, кояш һәм өч ай каникул. Җәй – ул иҗат, фантазияләр, барлык шәхси һәм массакүләм эш формаларын активлаштыру чоры. 5 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Әй, җәй!» дип исемләнгән конкурс ёщм таныпбелү программасы үткәрелде. Иң элек китапханәче "Без сезгә китаплар аша  җәйге җылылык телибез!» дигән танып-белү сәгате үткәрде. Ул балаларга җәй турында китаплар тәкъдим итте. Барысы бергә шигырьләр укыдылар, җәйге викторина сорауларына җавап бирделәр, җәй турында мәкальләр һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр. Соңыннан балалар асфальтта рәсем конкурсында катнаштылар. Үз рәсемнәрендә алар җәйге буяуларның матурлыгын тасвирладылар. Һәр рәсем үзенчә кызыклы, үзенчәлекле иде. Конкурс ахырында барысы да истәлекле бүләкләр алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

4
август, 2020 ел
сишәмбе
Безнең як табигате үзенең гүзәллеге һәм гаҗәеп матурлыгы белән таң
калдыра. Безнең төбәк-чишмәләр төбәге. Чишмәләр- табигатьнең тылсымлы
ачкычлары. Китапханәчеләр, "Ямьле Саба" проекты кысаларында, үсеп
килүче буынның игътибарын җәлеп итәргә, балаларда туган якка мәхәббәт
һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырышалар. 30 июль көнне район
китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә 3 "А" сыйныф укучылары
(сыйныф җитәкчесе Моратова М.А.) өчен "Туган як чишмәләре"дигән
экологик маршрут үткәрде.
Тэги: Мәдәният бүлеге

1
август, 2020 ел
шимбә

30 июль көнне Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсендә «Джуманджи» исеме астында квест-уены үткәрелде. Уен яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерү, фикерләүне, игътибарны активлаштыру, серлелек, бердәмлек хисен булдыру максатыннан оештырылды.

Уен вакытында катнашучылар барысына да уңай эмоцияләр тупладылар һәм актив рәвештә “Джуманджи” уены дөньясына чумдылар , чөнки яхшы уеннан да мавыктыргычрак нәрсә булырга мөмкин?

Тэги: Мәдәният бүлеге

30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе
29 июль көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре авыл
яшьләре белән берлектә “До-ре-ми” дигән исем астында музыкаль конкурс
уздырдылар.Катнашучылар ике командага бүленеп баянда башкарылган
көйләрне тану буенча ярыштылар.Җырның төшеп калган сүзләрен,
авторларын эзләделәр.Шулай ук “Музыкаль эшләпә” “Көйне дәвам ит”
конкурслары да зур җанлылык белән узды.
Тэги: Мәдәният бүлеге

23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе
22 июль көнне Корсабаш авылы китапханәсе, Өчиле авылынын клуб
җитәкчесе белән берлектә “Ямьле Саба” проекты кысаларында, ТАССРнын-
100 еллыгы уңаеннан, балалар өчен “Авылым тарихы эзләре буйлап” дигән
туристик-экскурсия оештырдылар. Чара барышында балаларны авыл тарихы
белән таныштырдык. Тагын да тирәнрәк мәгълүмәтне балалар Хасанова
Тәгзимә апа ярдәмендә белделэр. Чарабызны төгәлләү өлеше итеп без
балаларга кызыклы викторина үткәрдек. Викторинанын темасы Татарстанга
хэм балалар яратып карый торган мультикларга багышланган иде.
Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International