5 ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә “Дистанцион белем бирү технологияләре” темасына педагогик киңәшмә үткәрелде. Көн тәртибе бунча сәнгать мәктәбе директоры Гәзизов А.З. 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Зәйнетдинова З.З. үзенең эш практикасыннан чыгып “Өстәмә белем бирүдә дистанцион укыту технологиясен куллану” темасына чыгыш ясады.Практик өлешендә ZOOM буенча дәрес фрагменты күрсәтте. 3 нче мәсьәлә буенча Галиева Э.Р. ТАССР ның 100 еллыгына багышланган викторина оештырды. Викторина җиңүчесе Солтанов С.Н. булды. Шулай ук, Галиева Э.Р. педагогик коллективка милли орнамент белән брошь ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Педагогик киңәшмә укытучылар өчен файдалы узды.