Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары танылган рәссам, Кыргызстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Джумабек Базарбаевның пленэр эшләре күргәзмәсендә катнаштылар.

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

16 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында танылган рәссам, Кыргызстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Джумабек Базарбаевның пленэр эшләре күргәзмәсе ачылды.  Саба районына ул,  Татарстан Рәссамнар берлеге симпозиумы кысаларында , якташыбыз - Татарстанның Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык рәссамы, ТР Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары - Мингазов Мөдәрис Мөхетдин улы ярдәме белән килде.  Рәссам үзенең күргәзмәсендә  Шәмәрдәннең истәлекле урыннары һәм аның матур тирә-юнен сурәтләгән.  Күргәзмәдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты. Рәссам, Джумабек Базарбаев ,тамашачыларга якты тәэсирләр бүләк итте һәм яшь рәссамнарны киләчәк иҗади казанышларга рухландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International