Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Могҗизалар кыры" уены үтте.

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

«Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендəге балалар сәнгать мәктәбе» көзге каникулларны бик күңелле һәм кызыклы шоу белән башлап җибәрде. 2 нче ноябрь көнне Гарипова Г. М.һәм Яхина Г.И. "Могҗизалар кыры" - "Поле чудес" дип исемләнгән шоу программа уздырдылар . Уенның темасы ТАССР ның 100 еллыгына багышланган иде. Уенда Татарстаныбызның шәһәрләре, халкыбызның милли ризыклары, һәйкәлләре турында сораулар урын алды.  Балалар бик тапкыр булып чыктылар, уен бик күңелле үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International