2020 елның сентябрь аенда Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары балалар һәм педагоглар өчен оештырылган "Омтылыш " Бөтенроссия конкурсында катнаштылар. Конкурс «Чиксез иҗат «Бөтенроссия конкурсы хәрәкәте һәм инновацион педагогик тәҗрибә” үзәге тарафыннан үткәрелде. "Чиксез иҗат" проекты кысаларында конкурслар балаларның һәм педагогларның иҗади потенциалын активлаштыру, эшчәнлекнең төрле төрләренә мотивация һәм омтылыш формалаштыру, иҗади активлыкны үстерү, сәләтле балаларны һәм талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелде.
Октябрь аенда конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды:
«Рәсем сәнгате» номинациясендә :
Рәхимова Чулпан (укытучысы Галиева Э. Р.) - 1 урын;
Харисов Салават (укытучысы.Галиева Э. Р.) - 2 урын;
«Декоратив-гамәли һәм сынлы иҗат» номинациясендә:
Бәйрәмова Зәлия (укытучысы Галиева Э. Р.) - 1 урын;
Исмәгыйлова Иделия (укытучысы Галиева Э. Р.) - 1 урын;
Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Галиева Эльвира Раеф кызы-1 урын.
Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!