8 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен өлкәннәр көненә багышланган "Өлкәннәр - алтын канат"дип исемләнгән концерт үткәрелде. Концертта сәнгать мәктәбенең фортепиано, вокал, баян, скрипка, тынлы уен кораллары сыйныфы укучылары һәм укытучылар катнашты. Балалар төрле инструментларда татар, совет композиторларының әсәрләрен башкардылар. Концертны "Энҗе бөртекләре" вокаль ансамбле (җитәкчесе Харрасова Лилия Альберт кызы) "Юл җыры" җыры белән ачып җибәрде, ә ахырдан "Экспромт" бию коллективы (җитәкчесе Ахмедова Алинә Наил кызы) "Тарантелла" италия халык биюен башкарды. Концертта катнашучылар зур җаваплылык белән өлкәннәргә үзләренең йөрәк җылысын җиткерергә тырыштылар. Балаларның чыгышлары тамашачыларга бик ошады; җырлар, биюләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады . Мондый очрашулар яшь һәм өлкән буын кешеләрен берләштерә. Әби-бабайлар бу балаларда үзләренең оныкларын һәм оныкчыкларын күрәләр. Балалар аларга күңел җылысын бүләк итәләр. Бәйрәм көннәрендә генә түгел, өлкәннәргә карата һәрвакыт игътибарлы, ихтирамлы булсак иде!