3 ноябрь көнне Район мәдәният йортының кече залында Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан “Талантлар күпере” дип исемләнгән концерт оештырылды. Кичә барышында балалар узләренең чыгышлары белән барлык тамашачыларны, ә иң мөһиме, укытучыларын сөендерделәр. Кечкенә артистларның һәр номерын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды. Иҗат бәйрәме бик күңелле үтте. Бу матур бәйрәмдә катнашкан һәркем искиткеч музыка дөньясы белән очрашты, матур һәм кабатланмас сәнгать дөньясына чумды. Бүгенге чарада балалар сәнгать мәктәбе коллективы педагогларының осталыгын, талантлы укучыларның сәләтен тагын бер кат раслады.