Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Татар халык сәнгате , балалар фольклоры»дигән чара үткәрелде.

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

2 ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә  фортепиано сыйныфы  укучылары өчен «Татар халык сәнгате , балалар фольклоры»дигән чара үткәрелде. Чараның беренче өлешендә балалар фольклор жанрлары белән таныштылар, татар халык костюмы, татар кухнясы үзенчәлекләре турында сөйләштеләр, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр, әйтемнәр һәм яраткан татар халык әкиятләрен искә төшерделәр. Чараның икенче өлеше «Гөлбану», «Түбәтәй», «Ал кирәк, гөл кирәк», «Йөзек салыш» һ.б. татар халык уеннары белән дәвам итте. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, яраткан уеннарын искә төшерделәр. Чара чәй өстәле артында милли тәм-томнар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International