ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2025 ел
җомга

2025 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Алиал» ҖЧҖ кибетендә сатучылар өчен семинар үткәрделәр. Чараның төп юнәлеше сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерүдән гыйбарәт.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Мәктәп директорлары, мәктәп урманчылык  җитәкчеләре  һәм  Саба районы педагоглары Казан дәүләт аграр университетында кунакта булдылар.

      Чара кысаларында безнең педагоглар урман хуҗалыгы һәм экология факультетында  кызыклы лекцияләр тыңладылар, күргәзмәләр белән таныштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

«Татэнергосбыт» АҖ белгече Миләүшә Мөсәвир кызы Саба мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Дәрес энергияне сак тоту һәм экологик аңлау мәсьәләләренә багышланган иде. Укучылар энергия җитештерү процесслары, өй шартларында электр энергиясен экономияләү ысуллары, парник эффекты куркынычы һәм калдыкларны эшкәртүнең әһәмияте турында белделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

"ОНИКС” мәгариф үзәгенең 5А һәм 5Б сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Гаврилова Л.С. һәм Джуманова А.И. җитәкчелегендә һәм әти-әниләр ярдәме белән, рус поэзиясенең йөрәге – "Болдино" музей-тыюлыгына онытылмас сәяхәткә бардылар. Болдино – Түбән Новгород өлкәсендәге авыл гына түгел, ә Александр Сергеевич Пушкин дөньясы: анда яраткан әсәрләр җанлана. Нәкъ менә монда, бөек шагыйрьнең иң якты иҗат уты кабынган, ул дөньяга "Болдино көзе"н бүләк иткән.

Тэги: Мәгариф идарәсе

14 ноябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә “Татарча диктант- 2025” акциясе  үткәрелде. Быел ул күренекле галим , мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланды. Чарада барлыгы 105 кеше катнашты.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:

Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

18 сәгатьтән. 14 ноябрьдә 21 сәгатькә кадәр. 2025 елның 15 ноябре      

15 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә: төнлә 15-18 м/с, көндез 16-21 м/с.

14 ноябрь көнне Саба районы Курсабаш авыл җирлегенең административ бинасында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы, Булат Илдар улы Кадыйров халыкны кабул итте. Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче барлык мәсьәләләр, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар буенча үткәрелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегенең Түбән Утар авылында гражданнар җыены узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

11 ноябрьда  Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның эше белән район Советы рәисе Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелек итте. Утырышта 2026 елга hәм 2027-2028 елларның планлаштырган чорына район бюджеты проекты беренче укылышта каралды. Доклад белән районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә Сөнгатов чыгыш ясады.

Районыбыз символларын саклау – безнең изге бурычыбыз. Саба муниципаль районы Гербы 2005нче елның 14нче нояберендә кабул ителә. Әлеге тарихи вакыйганы истә тотып Саба туган якны өйрәнү музеенда “Мирас” түгәрәгенә йөрүчеләр белән чираттагы утырыш үткәрелде. Чара барышында Татарстан Республикасынын Атказанган укытучысы, Саба ягы төбәген өйрәнүче Сафин Ильдар Фатхулла улы тарафыннан әзерләнгән видеосюжет каралды, шулай ук герб тарихы, символларның кеше тормышында ролен тәфсилләп сөйләде. Катнашучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде, гербның һәрбер элементына аерым басым ясады.  Утырышка мәдәният йортында рәссам булып эшләүче Миннерасих Алтынбаев Миннерәшит улы да чакырулы иде. Районның бүгенге гербы расланганчы, районыбыз туграсы ролен ул ясаган эмблема үти. Утырышта әлеге эмблема ясалу тарихы белән уртаклашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International