«Ике тапкыр олимпия чемпионы Николай Круглов Кубогы"на биатлон буенча төбәкара ярышлар

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

       31 гыйнвар-01 февраль көннәрендә  Дзержинск шәһәрендә (Түбән Новгород өлкәсе) ике тапкыр олимпия чемпионы Николай Круглов Кубогына биатлон буенча яшүсмерләр арасында төбәкара ярышлар узды. Илебез спорты легендасының 76 еллыгына багышланган Турнир Россиянең 5 төбәгеннән - Түбән Новгород, Иваново, Мәскәү, Владимир өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасыннан 11-12 һәм 13-14 яшьлек 60 тан артык яшь биатлончыны җыйды.

        Әлеге ярышларда «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары Шакирҗанов Әнвәр һәм Нигъмәтҗанов Әмир катнашты. Ярыш йомгаклары буенча Әнвәр алтын медаль яулады, ә Әмир “чәчәк” бәйгесенә эләкте. Спортчыларны һәм аларның тренерлары Шакирҗанов Дамир Миңнегаревичны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез.

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International