ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2025 ел
шимбә

«Калатау» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр безнең остазыбыз һәм кураторыбыз-Шәмәрдән кишәрлек урманчысы Зиннәтуллин Илгиз Альберт улы белән очраштылар. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре  "Мамык мендәр- уңганлык билгесе" исемле милли йола бәйрәме үткәрде. 16 ноябрь көнне олысы, кечесе, киленнәр, яшьләр бәйрәмгә ашкынып килде. Алдан ук әзерлек башланды...

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Саба һәм Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәп базаларында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы финалы булды. 
Егетләр арасында беренче урынны Тимершык урта мәктәбе, икенче урынны Саба урта  мәктәбе, өченче урынны Икшермә  кадет интернат –мәктәбе  командалары алды.
Кызлар арасында беренче урынны Тимершык урта мәктәбе командасы яулады, алар спорт осталыкларын гына түгел, рухи көчләрен дә күрсәттеләр. Икенче урынны Саба гимназисе, өченче урынны Сатыш урта мәктәбе командалары алды. Җиңүчеләргә һәм призерларга диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм спорт карьерасында яңа җиңүләр телибез.

Тэги: Мәгариф идарәсе

16.11.2025 елга кисәтү

Олы Арташ башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе "Татарча диктант-2025" акциясендә катнашты. 14 ноябрьдә мәктәптә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча "Татарча диктант" бөтендөнья  акциясе булып узды. Теләге булган һәркем диктант язуда үз көчен сынап карый алды. Акциядә катнашучылар бик тырыштылар һәм татар теле грамматикасы буенча яңа күнекмәләр алдылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

14
ноябрь, 2025 ел
җомга

14 ноябрь көнне МББУ "Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе" гадәти булмаган кунакларны кабул итте

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

2025 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Алиал» ҖЧҖ кибетендә сатучылар өчен семинар үткәрделәр. Чараның төп юнәлеше сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерүдән гыйбарәт.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Мәктәп директорлары, мәктәп урманчылык  җитәкчеләре  һәм  Саба районы педагоглары Казан дәүләт аграр университетында кунакта булдылар.

      Чара кысаларында безнең педагоглар урман хуҗалыгы һәм экология факультетында  кызыклы лекцияләр тыңладылар, күргәзмәләр белән таныштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

«Татэнергосбыт» АҖ белгече Миләүшә Мөсәвир кызы Саба мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Дәрес энергияне сак тоту һәм экологик аңлау мәсьәләләренә багышланган иде. Укучылар энергия җитештерү процесслары, өй шартларында электр энергиясен экономияләү ысуллары, парник эффекты куркынычы һәм калдыкларны эшкәртүнең әһәмияте турында белделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International