Әни – безнең һәрберебез өчен иң җылы, иң назлы һәм иң якын сүз. Әнинең елмаюы - иң кыйммәтле нәрсә! Һәр бала үзе янында һәрвакыт әни булуын тели, хәтта без үскәч тә, безгә дә әниләребезнең ярдәме һәм мәхәббәте кирәк.
16 ноябрь көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә «Кояшым минем - кадерле әнием» дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Балалар мәхәббәт һәм наз белән портретларда әниләренең образын – ягымлы күзләрне, ачык елмаюны, прическаларны һәм бизәнү әйберләрен тапшырдылар. Ясалган портретларны балалар әниләренә бүләк итәчәк.
Китапханәче балалар белән әниләр турында әңгәмә оештырды, балалар әниләренең иң яхшы сыйфатларын һәм гамәлләрен билгеләп үттеләр, аларга мәхәббәт белдерделәр.
«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында " Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында 2025 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.
14 ноябрь көнне Югары Симет авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булды.
Мичән авыл жирлегенә кергән Яңа Мичән, Иске Мичән, Керәнне авылларында 2026 елда үзара салым кертү һәм куллану буенча гражданнар җыеннары узды. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Ахматгали улы халык алдында үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. Җыенда авыл халкы юлларны барлык урамнарга да тоташтырылып бетсә яхшы булыр иде диделәр оешкан төстә узды.
«Калатау» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр безнең остазыбыз һәм кураторыбыз-Шәмәрдән кишәрлек урманчысы Зиннәтуллин Илгиз Альберт улы белән очраштылар.
Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре "Мамык мендәр- уңганлык билгесе" исемле милли йола бәйрәме үткәрде. 16 ноябрь көнне олысы, кечесе, киленнәр, яшьләр бәйрәмгә ашкынып килде. Алдан ук әзерлек башланды...
Саба һәм Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәп базаларында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы финалы булды.
Егетләр арасында беренче урынны Тимершык урта мәктәбе, икенче урынны Саба урта мәктәбе, өченче урынны Икшермә кадет интернат –мәктәбе командалары алды.
Кызлар арасында беренче урынны Тимершык урта мәктәбе командасы яулады, алар спорт осталыкларын гына түгел, рухи көчләрен дә күрсәттеләр. Икенче урынны Саба гимназисе, өченче урынны Сатыш урта мәктәбе командалары алды. Җиңүчеләргә һәм призерларга диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм спорт карьерасында яңа җиңүләр телибез.
16.11.2025 елга кисәтү
Олы Арташ башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе "Татарча диктант-2025" акциясендә катнашты. 14 ноябрьдә мәктәптә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча "Татарча диктант" бөтендөнья акциясе булып узды. Теләге булган һәркем диктант язуда үз көчен сынап карый алды. Акциядә катнашучылар бик тырыштылар һәм татар теле грамматикасы буенча яңа күнекмәләр алдылар.
14 нче ноябрь көнне Югары Утар балалар йортында «Минем хокукларым, минем бурычларым» дигән темага мөһим сөйләшү узды.