Килдебәк авыл җирлегендә җыен

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

2 нче февраль көнне Килдебәк авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Килдебәк авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда ZOOM программасы аша, дистанцион рәвештә катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Саба районы прокуроры Р.Н. Шаймарданов кибер җинәятьләр турында чыгыш ясады һәм җирлек халкын уяулыкка чакырды. Участок инспекторы А.А. Сибгатов 2025 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды һәм җирлек халкына телефон мошенникларыннан саклану кагыйдәләрен аңлатып үтте. Лесхоз бистәсенең янгын сүндерү аерым посты җитәкчесе Р.Ш. Мингазов җирлектәге янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм әлеге таләпләргә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде. Шулай ук җыенда Саба уман хуҗалыгыннан вәкил А.С. Гәйнетдинов урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү тәритбе һәм таләпләре турында чыгыш ясады. Җыенда авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре 2025 нче башкарган эшчәнлек буенча хисап тотылар һәм 2026 нче елга булган планнары белән уртаклаштылар. Килдебәк  авыл җирлеге башлыгы  Н. Н. Заһидуллин халык каршында 2025 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм 2026 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авыл җирлеге һәм гомүмән районда башкарырга тиешле эшләргә тукталды һәм нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International