Бигәнәй авылының фельшер акушерлык пунктында фельдшер Исмәгыйлева Илмира Зиннәтулла кызы Сатыш урта мәктәбе укучылары өчен профилактик әңгәмә үткәрде.

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Бигәнәй авылының фельшер акушерлык пунктында фельдшер Исмәгыйлева Илмира Зиннәтулла кызы Сатыш урта мәктәбе укучылары өчен профилактик әңгәмә үткәрде. Чараның максаты мәктәп укучыларының  гәүдә торышы бозылуны кисәтүне арттырудан гыйбарәт иде. Басып торганда, утырганда, хэрэкэтлэнгэндэ баш, гәүдә һәм очлыкларны дөрес тотуны автоматизмга җиткереп, дөрес гәүдә күнекмәсен булдыру мөһим.

Дәрес интерактив лекция формасында узды, аның барышында фельдшер мәктәп яшендәге балалар сәламәтлеге өчен дөрес торышның мөһимлеген җентекләп аңлатты. Аерым игътибар түбәндәге аспектларга бирелде:

Өйдә һәм мәктәптә эш урынын дөрес оештыру, өстәл һәм урындык биеклеген, эш зонасын яктыртуны һәм күз ялы өчен даими тәнәфесләр кирәклеген, муен һәм иңбаш мускуллары аруын булдырмау.

Рюкзакны дөрес сайлау, умыртка сөягенә йөкләнешне бүлү һәм мәктәп кирәк-яракларын күчергәндә артык йөкләнешне булдырмау.

Мускул корсетын ныгытуга, буыннарның сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген саклауга юнәлдерелгән, дөрес гәүдә торышы формалашуга ярдәм итүче даими физик күнегүләр булдыру.

Компьютер һәм гаджетлар артында эшләгәндә эргономика нигезләре, бөкрәюне һәм сколиоз үсешен булдырмау.

Укучылар дискуссиядә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм көндәлек тормышка кагылышлы файдалы киңәшләр алдылар.

Оештырылган очрашу яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм үз сәламәтлегеңне саклауны популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар программасының бер өлеше булды.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International