2026 елның 03 февралендә «ИП Мөбәрәкҗанов И.Ф.» коллективының еллык җыелышы булды. «Ильвина» супермаркеты 2007 елда кулинария эшләнмәләре һәм салатлар җитештерү белән ачылды. Соңыннан ул кондитер һәм он цехлары белән тулыландырыла. Супермаркетның товар әйләнеше күләменең 30% тан артыгын районда яшәүчеләрнең ихтыяҗы зур булган әзер ризык тәшкил итә. Безнең кибетнең икенче конкурент өстенлеге-продукциянең киң ассортименты. 18 елдан артык үсештә булып, хәзерге вакытта безнең 2 кибетебез, 200 кешегә исәпләнгән 1 рестораныбыз бар һәм бу сәүдә челтәрендә 59 кеше эшли.
Еллык җыелышта район җитәкчелегеннән Башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары, инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм бүлеге җитәкчесе И.И. Котдусов катнашты.