14-15 февраль көннәрендә «Сабантуй» ат спорты комплексында конкус буенча Саба муниципаль районы Кубогының беренче этабы узды. Әлеге ярышларда Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Нократ Аланы һәм Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсеннән спортчылар катнашты. Ике көн дәвамында катнашучыларга төрле биеклектә (70 см дан 120 см га кадәр) булган сигез маршрутның берсен (берничәсен) үтәргә тәкъдим ителде.ә иң тамашалысы һәм кызыклысы тугызынчы маршрут – хоббихорсинг булып чыкты.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
21 сәгатьтән. 18 февральдә сәгать 10 га кадәр. 2026 елның 19 феврале
2026 елның 19 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан һәм һава температурасының -25 кә кадәр төшүе көтелә..-29 (Казанда -25кә кадәр).
Саба муниципаль районы «Тургай» приютында даими рәвештә тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирү эше алып барыла. Балалар приют базасында гамәлгә ашырыла торган түгәрәкләргә рәхәтләнеп йөриләр. «Мыльные фантазии» сабын кайнату түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп иҗат итәләр, уникаль хуш исле шедеврлар тудыралар һәм һәр сабын кисәгендә үзләренең иң якты идеяләрен гәүдәләндерәләр.
"Чудеса плетения " түгәрәге программасын гамәлгә ашыру кысаларында без тәрбияләнүчеләр белән ротангтан кашпо үрәбез.
Шулай ук без туку станогында «тукучылык» техникасын өйрәнү проектын гамәлгә ашыра башладык. Балалар рәхәтләнеп яңа эшкә өйрәнә башладылар һәм зур кызыксыну белән яңа иҗатны өйрәнәләр. Тукучылык техникасын өйрәнү — ике җеп системасын үреп, тукыма ясауның мавыктыргыч процессы.
2026 елның 22 февралендә (якшәмбе) Шәмәрдән авылында ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узачак.
Татарстанда больничныйны видеочаңгырау буенча ябарга мөмкин булачак — чиратсыз һәм поликлиникага артык походларсыз.
Керәнне авыл клубында "Моң тулы күрекләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Мичән китапханәсе белән берлектә оештырылган чара җыр-моң, гармунга багышланган шигырьләр, гармунчыларга әзерләнгән кызыклы сорауларга тапкыр җаваплар белән үрелеп барды. Сәхнәдә җырлар бары тик гармунга, тальянга, баянга кушылып башкарылдылар. Гармун моңына сусаган тамашачылар чыгыш ясаучыларны озак алкышладылар, кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар.
15 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада оештырылды. Сигез дициплина: чаңгы ярышы, волейбол, шашка, шахмат, бильярд, өстәл теннисы, балалар һәм зурлар арасында милли көрәш, аркан тартыш ярышлары булды. Саба, Теләче, Балтач районнарыннан 250 дән артык спортсмен ярышта катнашты. Волейбол ярышында 12 команда көч сынашты.
Волейбол буенча:
1 урын- Бигеней-1
2 урын- Саба
3 урын- Симет
4 урын- Сатыш.
17 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Нинди гүзәл бу әкиятләр..." Чара балаларның белемнәрен киңәйтү, укуга танып белү кызыксынуын тәрбияләү максатында үткәрелде. Әкияти уен – викторина вакытында балалар әкиятләрне никадәр яхшы белүләрен, яратуларын күрсәттеләр, популяр әкиятләрнең эчтәлеген, әкият өйрәткән барлык яхшылыкларны искә төшерделәр. Балалар яңа, якты һәм мавыктыргыч китаплар белән шатланып таныштылар.