Керәнне авыл клубында "Моң тулы күрекләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Мичән китапханәсе белән берлектә оештырылган чара җыр-моң, гармунга багышланган шигырьләр, гармунчыларга әзерләнгән кызыклы сорауларга тапкыр җаваплар белән үрелеп барды. Сәхнәдә җырлар бары тик гармунга, тальянга, баянга кушылып башкарылдылар. Гармун моңына сусаган тамашачылар чыгыш ясаучыларны озак алкышладылар, кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар.
Кичә барышында авылның гармунлы тарихына күп тапкыр тукталыш ясалды. Керәнне туфрагында туып үскән моң ияләре искә алынды. Кичәнең сәхнә өлеше тәмамлангач, гармунчылар залдагы тамашачылар белән моң бәйрәмен дәвам иттерделәр. Өч сәгатькә сузылган гармун бәйрәме бик күңелле узды, һәркемнең күңелендә якты, матур хәтирәләр калдырды.