ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

    Ватанны саклаучылар көне алдыннан приютта "Ватанны саклаучылар көненә открыткалар"акциясе оештырылды. Балалар күңел җылысы белән,   иҗади яктагн якын килеп открыткалар ясадылар.

    Шулай ук «Компьюшка» түгәрәгендә башлангыч класс  укучылары Ватанны саклаучылар көненә магнитиклар ясадылар. Балалар рәсемнәрне мөстәкыйль сайларга, документка куярга һәм принтер аша бастырырга өйрәнделәр. Бу аларга иҗатларын үстерергә һәм мөһим бәйрәм белән танышырга ярдәм итте.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

Саба район үзәк китапханәсендә “Мишә дулкыннары” берләшмәсенең  Илнур Ибраһимов иҗатына багышланган “Язмышымнан бүләк” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чараны Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең җылы сүзләре һәм изге теләкләре белән ачып җибәрде. Ул үз чыгышында җирле авторларның иҗатын халыкка җиткерүнең мөһимлеген һәм мондый очрашуларның тәрбияви әһәмиятен билгеләп үтте. Илнур Ибраһимов үзенең шигърияткә ничек килүе, беренче шигырьләре һәм иҗат дөньясының серләре белән уртаклашты. Авторның шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, тормышның тирән мәгънәсе һәм кеше язмышы турындагы фәлсәфи уйланулар аеруча ачык чагыла. Шигърият һәм көй бергә үрелеп барган бу кичәдә авторның сүзләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырады. Районыбыз җырчылары  Ленур Биктимеров һәм Зөлфәт Саматов башкаруындагы моңлы җырлар тамашачыларның күңеленә үтеп керде, чарага аеруча тантаналы һәм шул ук вакытта дустанә төсмер өстәде. Китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады: алар авторның эчтәлекле, күңелгә үтеп керерлек шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, фикерләрен җиткерделәр. Чарада катнашучылар да авторның иҗатына югары бәя бирделәр, теләкләрен белдерделәр. Кичә бик җылы, ихлас һәм дустанә мохиттә узды. Мондый очрашулар күңелләргә рухи азык бирү белән бергә, әдәбиятка, туган телгә булган мәхәббәтне тагын да арттыра.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Үзәк китапханәдә “Мин кулыма китап алам” проекты кысаларында, Саба гимназиясенең 6 “Б” сыйныф укучылары өчен “Герой- шагыйрь Муса Җәлил” дип исемләнгән интеллектуаль- әдәби  уен үткәрелде. Уен 5 өлештән торды: “М.Җәлилнең тормыш юлы”; “М.Җәлил иҗаты”; “М.Җәлил шигырьләрен беләсезме?”; “Сез игътибарлымы?”; һәм “Серле сандык”. Укучылар бер дә сынатмадылар, актив катнашып, биремнәргә дөрес җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

“Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында, 17 февраль көнне үзәк китапханәдә 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Ватанны саклау- изге бурыч” дип исемләнгән патриотик чара уздырылды. Чарада Ягъфәров Раиф абый оныгы Аяз белән, Закиров Фәнис улы Айзат белән, Сәлимов Ильнар улы Булат белән, Фагмиев Рөстәм улы Ранэль белән, Ханов Зәбир улы Ильяс белән, Исхаков Руслан улы Әмирхан белән, Харисов Рөстәм улы Азамат белән төрле уен- биремнәрдә катнашып, актив,бердәмлекләрен күрсәттеләр. Раиф абый һәм әтиләр үзләренең Ватанга  хезмәт иткән вакытларының истәлекләре белән уртаклаштылар.Чараның икенче өлешендә бергәләп фоторамка бизәү мастер классында катнаштылар. Ханов Зәбир  чараны матур җырлары белән ямьләндерде.Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы катнашучыларга теләкләрен җиткереп, истәлек бүләкләр тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

18нче февраль көнне Уфа шәһәрендә фехтование буенча бөтенроссия ярышлары узды. Татарстан командасы составында Саба-Арена спортчысы Фазлыева Амалия бронза медаль яулады. Фехтование бүлеген котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

18
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Февральдә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының эре һәм урта предприятиеләрендә хезмәт коллективларының 2025 ел йомгаклары һәм 2026-2028 елларга планлы чорга бурычлары буенча җыелышлары үткәрелде.

Гыйнвар аенда күп кар яву өлкәннәребез өчен җитди сынау булды. Олы яшьтәге кешеләрнең күбесе хәрәкәт итүдә кыенлыклар кичерә, бигрәк тә көчле явым-төшемнәрдән соң, өйдән чыгуны кыенлаштыра. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» волонтерлары ялгыз өлкәннәребезнең  ишегалларын һәм йорт тирәләрен чистартуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Кар десанты» акциясе үткәрделәр. Көрәкләр белән коралланып, балалар үз эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкардылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

 18 февраль көнне Лесхоз интернат-йортында күзәтчелек советы утырышы үткәрелде. Учреждениенең 2025 елдагы эше белән таныштылар. 2026 елга планнар белән уртаклаштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

18 февральдә яңа «Оста» балалар иҗат үзәге бинасы тантаналы рәвештә ачылды. Яңартылган үзәктә төрле яшьтәге укучыларга өчен техник юнәлештәге түгәрәкләр эшли башлады. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, шулай ук район хакимияте вәкилләре, педагоглар һәм ата-аналар катнашты. «Оста» балалар иҗат үзәге түбәндәге юнәлешләр буенча заманча кабинетларны үз эченә ала:

- робот техникасы һәм конструкцияләү;

- авиамодельләштерү;

- автомодельләштерү;

- судомодельләштерү;

- 3D-модельләштерү;

- агач эшкәртү;

- металл эшкәртү;

- химия-биология һәм экология-биология юнәлеше;

- кызыклы физика;

- тегү остаханәсе;

- чүлмәк әвәләү;

- рәсем сәнгате;

- мозаика

 «Оста» балалар иҗат үзәгенең максаты - балаларга башлангыч техник белем бирү генә түгел, ә аларның һәрьяклап үсешенә ярдәм итүче атмосфера булдыру һәм һөнәри юнәлеш бирү өчен уңайлы шартлар тудыру. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Түбән Шытсу авыл җирлеге сәркатибе Фанзия Хабибрахманова "Җирле үзидарә органнарын үстрүгә керткән зур өлеше өчен " медале белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International