Саба район үзәк китапханәсендә “Мишә дулкыннары” берләшмәсенең Илнур Ибраһимов иҗатына багышланган “Язмышымнан бүләк” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чараны Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең җылы сүзләре һәм изге теләкләре белән ачып җибәрде. Ул үз чыгышында җирле авторларның иҗатын халыкка җиткерүнең мөһимлеген һәм мондый очрашуларның тәрбияви әһәмиятен билгеләп үтте. Илнур Ибраһимов үзенең шигърияткә ничек килүе, беренче шигырьләре һәм иҗат дөньясының серләре белән уртаклашты. Авторның шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, тормышның тирән мәгънәсе һәм кеше язмышы турындагы фәлсәфи уйланулар аеруча ачык чагыла. Шигърият һәм көй бергә үрелеп барган бу кичәдә авторның сүзләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырады. Районыбыз җырчылары Ленур Биктимеров һәм Зөлфәт Саматов башкаруындагы моңлы җырлар тамашачыларның күңеленә үтеп керде, чарага аеруча тантаналы һәм шул ук вакытта дустанә төсмер өстәде. Китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады: алар авторның эчтәлекле, күңелгә үтеп керерлек шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, фикерләрен җиткерделәр. Чарада катнашучылар да авторның иҗатына югары бәя бирделәр, теләкләрен белдерделәр. Кичә бик җылы, ихлас һәм дустанә мохиттә узды. Мондый очрашулар күңелләргә рухи азык бирү белән бергә, әдәбиятка, туган телгә булган мәхәббәтне тагын да арттыра.