«Оста " балалар иҗат йортын ачу

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

2026 елның 18 февралендә Саба районында «Оста» Балалар иҗат йортында матди-техник базаны яхшырту һәм биналардагы агымдагы ремонт эшләре тәмамлану уңаеннан ачу тантанасы уза.

Үткәрелгән эшләр барышында подряд оешмалары белгечләре районның социаль инфраструктурасының мөһим өлеше булган учрежденине яңарту эшләрен башкарды. Балалар өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудырылды.

Яңартылган Иҗат йортын ачуга багышланган тантаналы чара 2026 елның 18 февралендә уза.

Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Инфраструктура үсеше бүлеге әлеге эшләрдә катнашкан төзүчеләргә һәм белгечләргә сыйфатлы башкарылган эш һәм җаваплы мөнәсәбәт өчен рәхмәтен белдерә.

Тэги: окс ОКС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International