Тенеки авыл эчендәге күпердә капиталь ремонт дәвам итә, нигезен ныгыту эшләре бара. Эшне ООО "Базовый проект" оешмасы башкара.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Юлбат авыл китапханәсе «Сугышның кырыс еллары» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре, яшәүчеләре белән берлектә , территориядә өмә оештырдылар.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре территориядә һәм балалар мәйданчыгында өмә оештырдылар.
«Саба» ҖЧҖенең Евлаштау бригадасында кыр эшләренә керештеләр. Күпьеллык үләннәрне тырмалау эшләре бара.
12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә авыл мәчетенең имам-хатыйбы Алмаз Галимҗанов белән очрашу булды. Очрашу барышында укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мондый чаралар укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә мөһим роль уйный.
Кичә Саба урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Зарничка» хәрби-спорт уены узды. Чарада беренчеләр хәрәкәтенең пилот балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләре катнашты.
Бүген, 8 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз табиблык амбулаториясе шәфкать туташы С.Г. Мингәрәева катнашында Бөтендөнья өлкән буын кешеләре өчен сәламәтлек көненә багышланган «артериаль кан басымыңны үлчәү» темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чараның максаты-халыкның игътибарын үз сәламәтлегенә җәлеп итү, аларга хәвеф-хәтәр факторлары һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау чаралары турында мәгълүмат бирү. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары беренче урында тора. Профилактика чараларының берсе булып артериаль басым дәрәҗәсен даими контрольдә тоту тора. Белгеч даими үзконтрольнең әһәмияте турында сөйләде, шулай ук югары кан басымы куркынычын арттыра торган факторлар, шулай ук кан басымын төшерү ысуллары турында сөйләде.
Бөтендөнья сәламәтлек көне-үзенең иминлеге, сәламәт тәне һәм нык рухы турында кайгыртучы һәркем өчен мөһим бәйрәм. Йөрәгегезне саклагыз! Исән булыгыз!
2 апрель-бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Бу көнне бәйрәм итү датасы очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шушы көнне 220 ел элек Даниянең мәшһүр әкиятчесе Һанс Христиан Андерсен туган. Бу вакыйга уңаеннан Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә уен-викторина үткәрелгән иде.