Кичә Саба урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Зарничка» хәрби-спорт уены узды. Чарада беренчеләр хәрәкәтенең пилот балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләре катнашты.
«Зарничка» уены безнең районда яшь патриотларның, Ватанны саклаучыларның лаеклы буыны үсүен исбатлады!