«Сугышның кырыс еллары» дип исемләнгән патриотик сәгать

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Юлбат авыл китапханәсе «Сугышның кырыс еллары» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Яшьләр белән Бөек Ватан сугышында катнашкан авылыбаз ветераннарын искә алдылар. Хәтер китабы белән таныштылар. Сугыш турындагы китаплардан китап күргәзмәсе тәкъдим иттелде. Катнашучылар азатлык һәм тынычлык өчен көрәшүчеләр турындагы хәтерне саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International