"Андерсенның серле әкияте илендә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

2 апрель-бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Бу көнне бәйрәм итү датасы очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шушы көнне 220 ел элек Даниянең мәшһүр әкиятчесе Һанс Христиан Андерсен туган. Бу вакыйга уңаеннан  Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә уен-викторина үткәрелгән иде. Балалар язучының биографиясе белән таныштылар һәм Г.-Х. Андерсен әкиятләре буенча әкият сәяхәтенә киттеләр. Яраткан авторының «Дюймовочка», «Серле үрдәк» һәм башка әкиятләрен искә төшерделәр. Укучылар әкиятләрнең дөрес исемен торгыздылар, югалган әйберләрнең хуҗасын табып алдылар, яраткан әкият геройларын искә алдылар. Чара өчен "Андерсенның серле әкияте илендә " дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды, анда укучылар игътибарына бөек әкиятченең яраткан әсәрләре тәкъдим ителде. Монда корольләр, принцессалар, серле  үрдәк һәм авторның әсәрләрендәге башка бик күп геройлар белән очрашырга мөмкин иде. Чарадан соң балалар барыннан да бигрәк күңелгә хуш килгән әкиятне өйләренә алып кайта алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International