12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне кеше беренче тапкыр космоска очкан.
Юрий Гагарин... Космосның батыр йөрәкле кешесе, илебезнең данлыклы улы. Кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була.
1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды.
Беренче космик очыш 108 минут дәвам иткән. Безнең көннәрдә орбиталь космик станцияләрдә күп экспедицияләр кылган вакытта, ул кыска булып тоела. Әмма бу минутларның һәрберсе билгесез нәрсәләрнең ачышы булып тора.
МБМБУ Иләбәр «Умырзая» балалар бакчасында, космонавтика атналыгы буенча балалар белән әнгәмәләр үткәрелде, шулай ук әлеге темага кагылышлы матур рәсемнәр каралды, төрле кызыклы өстәл уеннары: "Планеталарны тап", "Планеталарның парларын тап" уеннары уйналды.