ООО "Сабино" теплицалар комплексында агымдагы елның беренче җиләк уңышы җыеп алынды. Ел дәвамында 40 тонна җиләк җитештерү планлаштырыла.
Югары Шытсу авыл зираты йорты калай белән тышланып төзекләндерелде. Әлеге эштә авыл халкы зур булышлык күрсәтте.
2нче май көнне Саба урта мәктәбе базасында Саба муниципаль районы һәм Сочи "Орион мәгариф үзәге" командалары арасында региональ футбол турниры булып үтте.
Түбән Шытсу төп мәктәбе территориясендә җиләк-җимеш агачлары утырту эше башкарылды. Мәктәп укучылары, укытучылар актив катнаштылар.
2 май көнне Елыш авыл зиратында өмә үткәрелде. Авыл халкы зиратны җыештыруда актив катнашты.
2 нче май көнне, Саба гимназиясенең 12 укучысы һәм аларның тренерлары Гайнуллин И.Ш һәм Әхтәмов А.Н. лар Краснодар өлкәсенең Анапа шәһәренә Бөтенрәсәй спорт клублары арасындагы ярышка киттеләр.
Сабабаш төп мәктәбе укучылары ел саен яз көне Җиңү көне алдыннан үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылдылар.
5 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Уен терапиясе» уздырылды. Социаль хезмәтләр алучылар өстәл уены, шахмат уйнадылар.
Шахмат хәзер иң киң таралган өстәл уеннарының берсе. Ул логик фикер йөртергә һәм үз гамәлләрен планлаштырырга өйрәтә, игътибарны һәм тырышлыкны үстерә. Шахматлар уңышсызлыкларга һәм хаталарга дөрес карарга – сәбәпләрне анализларга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
2025 елның 5-11 маенда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәт озын гомерле булуга багышланган атна үткәрә.