“Комета” спорт клубы

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

2 нче май көнне,  Саба гимназиясенең 12 укучысы һәм аларның тренерлары Гайнуллин И.Ш һәм Әхтәмов А.Н. лар Краснодар өлкәсенең Анапа шәһәренә Бөтенрәсәй спорт клублары арасындагы  ярышка киттеләр.  “Комета” спорт  клубы гимназиядә 2014 нче елдан үзенең эшен башлап җибәрә. Клуб белән Гайнуллин И.Ш. җитәкчелек итә. Клуб үз эченә футбол, волейбол, баскетбол, уктан ату, регби, шахмат, флорбол һәм башка төр спорт уеннарын алган. 2021 нче, 2022 нче елларда безнең клубка йөрүче укучылар Анапа шәһәрендә җиңү яулап кайтканнар иде инде. Быел да укучылар бик ныклап әзерләнделәр һәм Анапа шәһәреннән зур җиңүләр белән кайтырлар дип өметләнеп көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International